Татар сәүдәгәрләренә багышланган беренче академик монография чыкты
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты татар сәүдәгәрләре нәселе турында беренче монография чыгарган. Ул Сәйдәшевлар нәселенә багышланган. «Сәйдәшевлар нәселе бүгенге көндә онытылып бара. Үз вакытында абруйлы нәсел булган. Кайбер вәкилләрен „татар губернаторы“ дип йөрткәннәр, чөнки аларның татар тормышына йогынтысы шактый зур булган. Сәүдәгәрләрнең күбесе меценат булган. Алар җәмгыять, халык, милләт, дин, җәмгыять файдасына үзенең хезмәтен юнәлткән»... Читать дальше...