Рөстәм Миңнеханов Елена Шмелева белән сәләтле балаларга ярдәм итү хакында сөйләште
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү, «Сириус» республика үзәген үстерү хакында фикер алышкан.
Елена Шмелева Казанда «Сириус» Республика үзәге Попечительләр советының Татарстан Республикасы «Перспектива» Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен тормышка ашыру буенча Ведомствоара координация советы утырышында катнаша.