Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 22.02.2021

Баулы кешесеннән мылтык һәм патроннар алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 22 февраль, «Татар-информ», « Баулы-информ »). Баулы районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-атта хәрби патрон белән атуга көйләнгән мылтык табылган. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство мәгълүматы быенча, быелның 29 гыйнварында аучы буларак теркәлмәгән ир-аттан корал һәм патроннар алынган. Ир-ат пневматик мылтыкны хәрби патроннар белән ата торган итеп ясаган. Ир-атка карата Россия Җинаятьләр кодексының 222нче маддәсе («Корал... Читать дальше...

Әлки районында яшәүче агачтан Буратино сыннары ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 22 февраль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы Юхмачы авы­лында яшәүче Валерий Салеев агач эшләнмәләре ясау белән мавыга. Агач остосы Буратино сыннары да ясап караган. Агачка мәхәббәт, аның белән эшли белү Валерийга нәселдән күчкән. Әтисе Володя тирә-юньгә билгеле балта остасы булган. Аның эшен урман хуҗалыгының хезмәт кол­лективы җыелышларында күп тапкырлар мактаганнар. Ул үз теләге белән фронтка китәргә дә теләгән, әмма хәрби комиссари­атта мондый белгечләрнең тылда да кирәк булуын әйткәннәр. Читать дальше...

Аксубайда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәк куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 22 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубайда тантаналы митинг булды һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеге һәйкәленә чәчәк куйдылар. «Мин хәтерлим!» республика акциясенә районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты. «Фашистлар белән көрәштә башларын салган кешеләрнең исемнәре бу диварда урнаштырылган, диде ул. Читать дальше...



Питрәч районы укучысы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 22 февраль, «Татар-информ», «Алга », Нурия Камалетдинова). Питрәч районының укучысы Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкария Батыршин технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Аны сынауга укытучысы Мөхетдинов Алмаз Бәдретдин улы әзерләгән. Мөхәммәтзәкария олимпиадага проект эше тәкъдим итте.

Төркиядә Бурса җирле телевидениесе Садри Максудигә багышланган тапшыру күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 22 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Бурса шәһәренең җирле телевидениесе LİNE TV күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди Арсалның үлеменә 64 ел тулга багышланган тапшыру күрсәтте.  Ике бүлектән торган программа 20-21 февраль көннәрендә эфирга чыкты. Анда Садри Максудинең татар булуы, Төркия Җөмһүриятенең тел, тарих, хокук, социология фәннәре үсешенә зур өлеш керткән галим булуы ассызыкланды. «Төрек теле һәм тарихы» дип аталган тапшырулар циклы кысаларында... Читать дальше...

Татарстанда 39 градуска кадәр салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстанда -39 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. «Төнлә һәм иртән һава температурасы -28…-33 градус, аязганда -34…-39 градус. Көндез һава температурасы -22…-27 градус», — диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. Шулай ук алмашынучан-болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Татарстан синоптиклары... Читать дальше...

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән автомобильнең пассажиры имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Машинадагы пассажир имгәнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Әлмәт районы юлында, Рус Акташы авылы янында «Киа» йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәте шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә автомобиль салонындагы хатын-кыз имгәнгән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Алабугада мөфти «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында сирәк коллекцияләр галереясында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Татарстанда игълан ителгән елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнүгә багышланган. Күргәзмә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кулъязма китаплар реставраторы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекцияләреннән тора. Алабугада мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Читать дальше...



WhatsApp кулланучылар өчен 15 майдан функцияләрне чикли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак. Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә. Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак. Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар... Читать дальше...

Шәйхразиев Татарстан Президенты исеменнән Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән барысын да истәлекле көн белән котлады. «Хөрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән! Чикләрне саклау, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, алар үрнәгендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү — бу безнең илебезнең көчле ягы булды. Читать дальше...

Төркия татарлары Халыкара туган тел көненә багышлап фәнни-мәдәни очрашу үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Төркия һәм Казан татарлары, башкорт һәм төрекләр катнашында Халыкара туган телләр көненә багышланган очрашу узды. Очрашуда татар теле белгече Луиза Гәләветдинова татар сөйләмә теленең диалектлары, Бәләбәй шәһәренең 15 нче урта мәктәп башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мөхәммәтова башкорт теле, башкорт халкының килеп чыгышы һәм риваятьләре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Башкортстанның Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе тарихын сөйләп үтте. Читать дальше...

Чаллыда югалган ике малайны тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда югалган җиде һәм биш яшьлек малайларны тапканнар. Чаллы полициясе бүген хәбәрсез югалган ике малайны эзләде. Балалар 11.00 сәгатьтә урамга чыкканнар, әмма әниләрен көтеп тормыйча каядыр киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер малайларны тапканнар һәм әти-әниләренә тапшырганнар.

Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган спектакльдә үзе җыйган студентлар катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Актриса һәм педагог Тәслимә Хәләф эшләп калдырган соңгы инсценировка буенча Тинчурин театрында куелган спектакльдә аның студентлары уйный. Бүген театрда премьера. «Утка очкан күбәләктәй» романтик драмасы Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган. Режиссёр — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль премьера алдыннан журналистларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә күрсәтелде. Тамаша залында... Читать дальше...

Татарстанда яшәүченең машинасына ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче машинасын кабызмакчы булган, ә ул яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр Автомобиль януы турында сак хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Бу хәл бүген иртән Минзәлә районының Кадрәк авылында, Киров урамында булган.  Биредә яшәүче автомобилен кабызырга тырышкан, шуннан машинага ут капкан. Янгын сүндерүчеләр 1 кв.метр мәйданга зыян китергән янгынны сүндергән. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 72 меңгә якын кеше прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 72 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. «Барлыгы 71 838 кешегә (бер тәүлектә 591 кешегә арткан) вакцина ясалган», — диелгән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Республикада яшәүче 13 615 кешегә вакцинаның икенче компоненты ясалган.

Түбән Кама янында коттедж бистәсе төзергә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә территориясендә яңа коттедж поселогы төзергә ниятлиләр. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә. Җирле хезмәт базары проблемалары турында фикер алышканда планнар турында сүз барды. Очрашу Түбән Кама районы һәм Кама Аланы җитәкчелеге инициативасы белән узды. Шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге алырга теләүчеләргә аны ташламалы шартларда бүлеп бирәләр. Мондый мөмкинлек Түбән Камада гына түгел... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән элемтәдә булган. «24 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйләрендә дәваланачак», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 30 яшьтән 50 яшькәчә төркемдә авыручылар саны күп, 17 кеше тәшкил итә. Шулай ук 70 яшьтән 80 яшькәчә төркемдә дә ун кеше авырый. Шул ук вакытта өч балигъ булмаган бала һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше ковид йоктырган. Читать дальше...

Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүнең йогышлы авырулар буенча 2нче хастаханәсе табибы Илья Акинфеев кош гриппының H5N8 штаммы симптомнары турында сөйләде. Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза, организм инфекцияне җиңел кичерә, диде ул. «Авыру кинәт башлана, көчле агулану, күкрәк авырта, коры ютәл башлана һәм температура кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелә», — диде Акинфеев Ura.ru агентлыгына. Бары тик махсус тикшеренүләр үткәргәч кенә кешенең гриппның нинди штаммын йоктырганын ачыклап була. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

ЮрКисс о черных списках «Русского Радио»: как туда попали SMAMAN, Тимати и Егор Крид





Персональные новости
Кубок

В Калининграде впервые состоялись всероссийские соревнования по самбо «Кубок пяти морей»





Фольклорчы галим Фатих Урманчеев иртәгә соңгы юлга озатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеев соңгы юлга иртәгә көндезге 12дә озатылачак. Галимне озату урыны Себер тракты, 31 А адресы белән дип хәбәр иттеләр  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Фатих Урманчеевның улы сүзләренә сылтама белән. Фатих Урманчеев бүген вафат булды. Галим 85нче яше белән бара иде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү — Казан тизйөрешле юлын төзү буенча киңәшмә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Мәскәү — Казан М12 тизйөрешле юлын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Хөкүмәт йортында республика җитәкчесенең эш бүлмәсендә узды. «Төзелешнең актуаль мәсьәләләре, тулаем алганда бу зур проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар», — диелгән  Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. 729 км озынлыктагы М12 автомагистрален төзү сигез этапка бүленәчәк. Татарстанга җиденче һәм сигезенче этаплары туры килә. Читать дальше...

Фольклорчы галим Фатих Урманчеев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат. «Фатих абыебыз китеп барган. 85 нче яше белән бара иде», дип шалтыраттылар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан. Фатих Урманче соңгы юлга озату иртәгә булачак. Вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк. 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Фатих Урманчены Г.Ибраһимов исемендәге Тел... Читать дальше...

Татарстанда янгын сигнализациясе өч баласы белән әни кешене коткарып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда йортта янгын сигнализациясе куелу нәтиҗәсендә өч баласы белән әни кеше янгыннан котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Югары Ослан районының Ямбулат авылында янгын турында янгын сагының 101 номерына кичә 17.25 сәгатьтә хәбәр ителгән. Коновалов урамында 144 кв.метр мәйданлы торак йортны түбәсе янган. Янгын сигнализациясе эшләү нәтиҗәсендә, янгын... Читать дальше...

Россия галиме ковид белән авырган кешегә вакцинаны кайчан ясарга кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырган кешеләргә организмда антитәнчекләр «соры зона»га кадәр кимегән очракта вакцинация ясатырга кирәк. Бу турыда вирусология профессоры Александр Чепурнов сүзләренә сылтама белән РБК хәбәр итә. Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырган кешегә вакцинация ясатырга кирәклеген белү өчен якынча ике айга бер тапкыр антитәнчекләр дәрәҗәсен тикшереп торырга кирәк. Шулай ук ул коронавирустан дәваланып беткәч тә антитәнчеккә анализ бирергә киңәш итте. Читать дальше...

Россиядә яңа атнада өч эш көне булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россиядә бу атнада өч эш көне булачак. Бу  Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга, 24-26 февраль эш көне булачак. Узган атнада алты эш көне булу сәбәпле, бу атна кыска эш атнасы булды. 22 февраль эш көнен шимбә 20 февральгә күчерү сәбәпле, 21-23 февраль — өч көнлек ял көннәре итеп игълан ителде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2021 елда җиде кыска эш атнасы һәм бер озын атна көтелә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Станислав Кондрашов Telf AG: компания SSAB из Швеции разрабатывает экологически чистый мини-завод в Лулео





Путин в России и мире
Москва

Путин: РФ и КНР наладят более тесное взаимодействие в инновационных отраслях


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Ждём расстрела или отравления Зеленского в ближайшее время – Макгрегор


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Диана Арбенина

Хедлайнером GARAGE FEST Игора Драйв станут Диана Арбенина и «Ночные Снайперы»



Москва

Наряд вне очереди!

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net