Фольклорчы галим Фатих Урманчеев иртәгә соңгы юлга озатыла
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеев соңгы юлга иртәгә көндезге 12дә озатылачак.
Галимне озату урыны Себер тракты, 31 А адресы белән дип хәбәр иттеләр Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Фатих Урманчеевның улы сүзләренә сылтама белән.
Фатих Урманчеев бүген вафат булды. Галим 85нче яше белән бара иде.