Чаллыда югалган ике малайны тапканнар
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда югалган җиде һәм биш яшьлек малайларны тапканнар.
Чаллы полициясе бүген хәбәрсез югалган ике малайны эзләде. Балалар 11.00 сәгатьтә урамга чыкканнар, әмма әниләрен көтеп тормыйча каядыр киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер малайларны тапканнар һәм әти-әниләренә тапшырганнар.