Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
![Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/f5e6bcfc5c208d8d89feab9c2aabe677e02e2391/store/fill/780/440/bd63dd99f8a9cc0f659f447044561750d15ace9fd6b2d26be696babe1db6/40b667c27f1d491d49f8a417%5B1%5D.jpg)
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак.