Аксубайда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәк куйдылар
(Аксубай, 22 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубайда тантаналы митинг булды һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеге һәйкәленә чәчәк куйдылар.
«Мин хәтерлим!» республика акциясенә районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.
«Фашистлар белән көрәштә башларын салган кешеләрнең исемнәре бу диварда урнаштырылган, диде ул. — Без бүген Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. Әфган сугышы, Чечен вакыйгаларында катнашучылар да сугышның барлык куркынычларын үз җилкәләрендә кичерде, бүген алар яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләргә булышалар», — диде ул.
Яшьләр исеменнән Рамазан Хәмидуллин һәм Юлия Стешина үз сүзләрен әйттеләр. Алар совет солдатларының батырлыгына, аларның тарихка һәм мәдәнияткә, Россия язмышына катнашы булуына соклануларын белдерделәр. Митингтан соң катнашучылар совет сугышчысы монументына һәм һәлак булган якташларыбыз мемориалына чәчәкләр куйдылар.