Синоптиклар Татарстанда буран чыгачагы хакында кисәтте
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 7 февральдә Татарстан территориясендә урыны белән буран чыгуы көтелә, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шулай ук төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк киләсе атнада Татарстанда -30 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде.