Татарстанда коронавируска каршы вакцинациягә Күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак. «250дән артык хезмәт – бу әле чик түгел. Тиздән вакцинациягә дә Күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак», - диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган утырышта. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин искәрткәнчә, Күп функцияле үзәк - «тормышта очрый торган мөһим проблемаларны хәл итү өчен универсаль тәрәзә» ул. «Без вакцинациягә бәйле тема хакында фикер алышабыз. Әйе, прививкага электрон рәвештә дә язылырга, турыдан-туры поликлиникага да килергә мөмкин. Әмма, күргәнебезчә, иртән теркәү бүлегенә шактый кеше җыела. Безнең система өлгермәгән очракта, вакцинациягә Күп функцияле үзәкләр аша язылу мөмкинлеген булдырачакбыз», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.