«Күңел» радиосына яңа җитәкче итеп Лилия Мәхмүтова билгеләнде
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Күңел» радиосы җитәкчесе итеп Лилия Мәхмүтова билгеләнде.
«Күңел» радиосы социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр ителгәнчә, ул күп еллар радио һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйган.