Чаллыда ТР Президентыннан яңа күп профильле хастаханә проектын хуплавын сорадылар
(Чаллы, 16 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советы депутаты, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Чаллы шәһәр советының йомгаклау утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан күп профильле хастаханә төзү проектын хуплавын сорады. Мөхәммәдиев билгеләп үткәнчә, пандемия бер сәгать эчендә һәр гражданинның тормышын үзгәртте, сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынауга әверелде, зур медицина учреждениеләренә кыска гына вакыт эчендә профилен үзгәртергә туры килде. Шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен хастаханәләрдә 1096 урын булдырылды. Эш күләме зур булса да, табиблар үзләренә йөкләнгән бурычны үтәде. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы шулай ук 5нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа күп профильле стационар төзү кирәклегенә дә игътибар юнәлтте. «Учреждение заманча таләпләргә җавап бирми торган бинада урнашкан», - диде ул.