Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән.
«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек ир-атны хастаханәгә яңагы һәм уң беләгендәге ачык җәрәхәтләр белән китергәннәр.
Хәзер табиблар зыян күрүченең хәлен тотрыклы дип бәяли. Якын көннәрдә аны палатага күчерәчәкләр.
«Татар-информ» агентлыгы Казанда ак төстәге 9нчы модельле «Лада» шоферын эзләүләре хакында хәбәр иткән иде. Ул кичә Космонавтлар урамындагы 42нче йорт янында травматик пистолеттан бер ир-атка аткан һәм җинаять урыныннан качып киткән.