Казанда яшьләрне эшкә урнаштыру перспективалары хакында фикер алышачаклар
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы узачак.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, калган катнашучылар форум эшенә ике мәйданчыкта - «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә онлайн-режимында кушыла ала.
Иртәнге унда вакансияләр маркеты, эш бирүчеләрнең вәкилләре катнашында консультация мәйданчыклары эшли башлаячак.
11.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында яшьләр һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру перспективалары» дигән дискуссия мәйданчыгы оештырылачак, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Көндезге бердә «Елның студентлар хезмәт отряды» премиясен тапшыру тантанасы була.