Чаллының 11нче урта мәктәбе базасында башкорт якшәмбе мәктәбе ачылачак
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә «Башкорт теле – башкорт иле якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе» проекты кысаларында башкорт якшәмбе мәктәпләре челтәре барлыкка киләчәк. «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, башкорт сыйныфлары быелның мартында ачылыр дип көтелә. Татарстанның Чаллы шәһәрендә башкорт якшәмбе мәктәбе – 11нче, Ханты-Манси автономияле округы-Юграның Сургут каласында исә 25нче урта мәктәбе базасында ачылачак.