Песошин Владимир өлкәсе губернаторы урынбасары белән хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнулина да катнашкан. Очрашуда яклар «төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләрен» (шул исәптән инвестицияләр өлкәсендә дә) кузгатты. Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига Казанга эш сәфәре белән килде.