Татарстанда рекордчы-сыер ун бозау тудырган, туксан тонна сөт биргән
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында рекорд куйган сыер бар. Ул 10 бозау тудырган, 90 тонна сөт биргән һәм 2 млн сумга якын керем, 700 мең сумнан артык табыш китергән. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...