Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында (9 Май урамы, 16) Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак. Бу хакта « Самар татарлары » сайты хәбәр итә. «Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, искиткеч йолаларга, сокландыргыч кухняга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә», диелә бу хәбәрдә. Шулай ук Әнәс Мингалиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Керү ирекле. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.