Ижевскидан Татарстанга балыкка килгән абыйлы-энеле туганнарның берсе батып үлгән
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ижевск шәһәреннән килгән бертуган ике балыкчы Татарстанда боз астына төшеп киткән, берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр итте. Ике бертуган Ижевка авылы тирәсендә Түбән Кама сусаклагычына балык тотарга барган. Алар икесе дә боз астына төшеп киткән. Ижевскида яшәүче 45 яшьлек ир-атны фаҗиганең шаһитлары коткарган, аның туганы батып үлгән. Икенче балыкчының мәетен 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре су төбеннән алып чыккан.