Әлки районы ватерполчылары Россия беренчелегендә командасын җиңде
(Әлки, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлкинең «Актай» ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегенең беренче этабында Красноярск спортчыларын җиңде. Бу хакта район газетасы яза. Су полосы буенча чемпионат ярышлары Дзержинск шәһәрендә уза. Берничә көн элек Әлки ватерполчылары анда Балашиха шәһәре командасына оттырды, ә Новосибирск спортчыларын 12:8 исәбе белән җиңделәр. Александр Георгадзе җитәкчелегендәге «Актай» командасы буген красноярскилыларны 10:7 исәбе белән «тар-мар иткән».