Казан яшь тамашачы театры туган көнендә тамашачыларга эксклюзив фотоархив күрсәтәчәк
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Казан яшь тамашачы театры 88 еллыгын уздырачак. Бу кичтә театрда Валентин Губарев картиналарыннан «Зурлар өчен кышкы әкият» (режиссеры Туфан Имаметдинов, драматург — Михаил Меркушин) калейдоскобы күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль башланыр алдыннан фойеда тамашачыларга уникаль фотоархив тәкъдим ителәчәк. Биредә «Погром», «Буря», «Гроза», «С любимыми не расставайтесь», «Остановите Малахова!», «Оборотень» һәм башка легендар спектакльләрдән фотолар, 30 нчы еллардагы афишалар һәм программкалар күрсәтеләчәк.
Моннан тыш кичә кунаклары, портрет залында QR-кодлар ярдәмендә артистларның ретро фотоларын карый алачак.
Чара 18:30 сәгатьтә башланачак.