Коронавирус үсеше иң түбән булган төбәкләрне атадылар
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә COVID-19 үсешенең иң түбән темпы Ненец автоном округында теркәлгән, монда бу күрсәткеч 0,3 процент. Бу хакта РИА Новости яза.
«Бер тәүлектә иң түбән үсеш темпы булган субъектлар: 1. Ненец автоном округы — 0,3 процент. 2. Ханты-Мансийск автоном округы, Дагыстан Республикасы — 0,6 процент. 3. Карачай-Черкесия, Кабардино-Балкария, Марий Эл Республикалары — 0,7 процент», — диелә хәбәрдә.
Коронавирус буенча Россиядәге һәм дөньядагы актуаль мәгълүмат белән стопкоронавирус.рф порталында танышырга була.