Чирмешәндәге музейда рәссам Әхсән Фәтхетдинов эшләре күбәйгән
(Чирмешән, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәннең туган як тарихы музеенда күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның «Ияләр» циклы эшләреннән ясалган экспозиция яңа экспонатлар хисабына тулыланган. Бу хакта район газетасы яза. Әхсән Фәтхетдиновның «Ат» һәм «Тоткынлыкта яткан сүзләр» исемле эшләрен монда Гакилә Нуретдинова бүләк иткән. "Газетадан туган як тарихы музеенда Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән экспозиция ачылуы хакында укыгач, аның үземдә булган хезмәтләрен бирегә китерергә булдым. Укучылар белән әлеге эшләр турында чыгышлар ясап бәйгеләрдә дә катнаштык. Хәзер алар музейда саклансын", - диде Гакилә Нуретдинова. Ә «Уйчан шүрәле» исемле экспонатны Гөлүсә Закирова алып килгән. Әлеге эшне автор, ул чагында исән-сау сынчы, скулҗптор, икетуган энесе Кәүсәр Хәмитовка 60 яшьлек юбилеена үзе бүләк иткән булган, диелә хәбәрдә.