Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 ноябрьдә, Татарстанда кабат томан көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеоүзәгендә кисәтәләр. Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә булырга мөмкин. «2020 елның 28 ноябрендә Татарстанда урыны белән томан көтелә», - диелә синоптиклар хәбәрендә.