Татарстанда пиротехника куллану 2021 елның 10 гыйнварына кадәр тыелачак
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда быел 20 декабрьдән башлап 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехника эшләнмәләре куллану тыелачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. «2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә», — диелә документларда. Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала. Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак.