Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә республикада кар явуы көтелә, юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Болытлы. Вакыты белән кар явачак», — диелә фаразда.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә -3тән алып -8 градуска, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр күзәтелә.