Мөхәммәтшин: Татарстанның Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү — сайлауларны имин итәчәк
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне караячак. Алар «киләсе елда сайлау кампаниясен оешкан төстә һәм имин уздыру өчен» кирәк. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумының дүртенче сессиясендә әйтте.
Дәүләт Советы Рәисе белдергәнчә, 2021 елның сентябрендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.
«Республикадагы сайлаучылар теләге буенча, Дәүләт Думасындагы Татарстан вәкилләренең санын саклап калу бурычын куябыз. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе парламентның чираттагы утырышына сайлау мәсьәләләре буенча гамәлдәге законга төзәтмәләр кертүне әзерләде. Без аларны һичшиксез караячакбыз», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан Сайлау кодексына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне мөмкин кадәр исәпкә алырга кирәк.
«Без сайлау законнарының тотрыклы булуы яклы һәм даими үзгәрешләр кертеп торырга теләмибез. Әмма тормыш үз кагыйдәләрен кертә. Пандемия чигенмәде әле. Әлбәттә, без алдан тавыш бирү, читтән торып тавыш бирү мөмкинлеге юнәлешләрен караячакбыз, һәр сайлаучы үз тавышының исәпкә алынуын белергә тиеш», — диде ул.
Парламент башлыгы белдергәнчә, тавыш бирүнең яңа формалары узган елгы сайлау кампаниясендә кулланылды. Аның сүзләренчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм сәяси партияләр «барлык яңалыкларны хуплаган».
«Пандемия чорында сайлаучылар белән эшләүнең яңа формалары кирәклеге сизелде һәм сәяси кампаниядә катнашырга теләгән һәркемнең мондый мөмкинлекне табуы мөһим иде», — дип йомгаклады ул. — Без киләсе сайлауларның оешкан төстә, имин, гадел узуын һәм Татарстаннан лаеклы гражданиннарның VIII чакырылыш Дәүләт Думасында тәкъдим ителүен телибез».