Башкортстандагы татар җәмәгать эшлеклесе Әсгать Корманаев вафат
(Казаню, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Салават шәһәрендәге татар активисты, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Корманаев вафат. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне Бөтендөнья татар конгрессның матбугат хезмәте раслады.