Азнакай суды белән мәгариф идарәсе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакай районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева суд рәисе Илдар Шәрифуллин мәктәп укучыларына хокукый белем һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре хакында килешү төзеде. Бу хакта район газетасы яза. Очрашуда укучыларга хокукый белем һәм һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләштеләр. Ике арада бу юнәлештә эшләү буенча килешү төзелде.