Алабугада бер йортның подъезд каршына үзенчәлекле агачлар утыртканнар
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры») . Алабуганың Нефтьчеләр проспектындагы 13 нче йортның 4 подъезды янында туя агачлары үсә. Аларны өч ел элек шушы йортта яшәүче Мөнир Маликов утырткан. «Бик матур агачлар. Шулай бервакыт мин эчемнән генә, «ә нишләп утыртып карамаска?» дип уйлап куйдым. Үз йортыбыз янындагы территорияне төзекләндерәсе килгән иде. Бик матур. Бу агач ылысын коймый, ул чыршы яки наратка караганда күпкә матур. Өстәвенә, аны үз зәвыгың белән формалаштырырга була, — диде Мөнир Маликов. Туя (искечә «туйя», «тормыш агачы») — кипарислар гаиләсеннән. Мәңге яшел агачлар, сирәк очракларда алар 70 метрга кадәр озынлыкка кадәр үсә ала. Туя үсеш шартларына таләпчән түгел, кырауларны яхшы үткәрә, ул яшелләндерүдә кулланыла, күләгәдә дә үсү мөмкинлегенә ия. Агачның кайбер төпләре йөз һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында үсәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.