Россия Хөкүмәте төбәкләргә 80 млрд сум бүлеп бирде
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бюджетларның тотрыклылыгына ярдәм итү максатында пандемия аркасында керемнәре кимегән Россиянең 39 төбәге 80 млрд сум күләмендә акча алачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Россия төбәкләре бюджет системаларының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен акча алачак. Бу хакта боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Сүз 80 млрд сум акча бүлеп бирү турында бара», — диелә хәбәрдә. Акчалар пандемия сәбәпле керемнәре шактый кимегән 39 төбәк арасында бүленәчәк. «Хөкүмәт утырышында Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, акча гражданнар алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм COVID-19га каршы көрәшкә өстәмә ресурслар тупларга ярдәм итәчәк», — диелә хәбәрдә. Федераль ярдәмнең 8,7 млрд сумнан артыгы Татарстанга бүлеп биреләчәк.