Зәйдә үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыкары» , Рәзимә Кашапова). Зәйнңе «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы яңартылган мәйданда ярминкә узды. Бу хакта район газетасы яза. Анда район фермер, шәхси хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә җитештерелгән ит, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һәм башкалар сатылды. Волонтерлар өлкәннәргә алган продуктларын өйләренә илтергә булышты. Район башлыгы Разиф Кәримов сәүдә рәтләре буйлап йөреп, бәяләрне контрольдә тотты.