Эмиль Гариповның энесе «Ак Барс» составында Казаннан читтә өч матчта бозга чыгачак
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 17 яшьлек капкачы Җәмил Гарипов бүген «Ак Барс»ның төп составы белән бергә Мытищи — Мәскәү – Магнитогорск маршруты буенча юл тотты. Аның белән шулай ук команданың төп ике капкачысы – Тимур Билалов белән Адам Рейдеборн да китте. 21 ноябрьдә Казан клубы Мытищида - «Куньлунь», 23 ноябрьдә Мәскәүдә - «Авангард», 25 ноябрьдә Магнитогорскида «Металлург» командалары белән очраша. Җәмил Гарипов активында әлегә КХЛда үткәргән матчлар юк. Моңа кадәр әлеге сезонда Казан клубының тренерлар штабы яшь капкачыны күчмә серияләргә чакырса да, голкипер бозга чыкмады. Шунысын да искәртик: бу сезонда Җәмил Гарипов Яшьләр хоккей лигасында - «Ирбис» һәм Югары хоккей лигасында «Барс» өчен бер уенда да катнашмады. Капкачы белән Казан клубы арасында төзелгән өч яклы килешү 2023 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак.