Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» , Рәмис Әминов). Якын араларда Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан бөтен нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак. Бу хакта район газетасы яза. Бу — бөтен Россия территориясендә беренче һәм тиңдәше булмаган бердәнбер күпфункцияле комплекс. Объектның генераль проектлаучысы, «Арканика» архитектура остаханәсе җитәкчесе — Никита Выходцев. «Татнефть» элеккеге универмаг бинасын гадәттәгечә реконструкцияләү белән генә чикләнмәгән. Никита Выходцев сүзләренә караганда, баштагы халәтендә ул җәелеп киткән коймакка охшаган була һәм гомуми композициягә тәңгәл килми. Моннан тыш, өстәмә катлар мәйданнарны киңәйтергә һәм биредә, мисалга, универсаль концерт залы һәм шәһәрнең матур күренешләре белән хозурланырга мөмкин булган ресторан урнаштырырга мөмкинлек бирә. «Татнефть» компаниясенең административ кластерын реконструкцияләү проекты абруйлы «Проект Россия» журналы версиясе буенча «Редевелопментның иң яхшы проектлары» исемлегенә кергән.