Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев белән очрашты
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетын җитәкләүче депутаты Сергей Жигарев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда сәнәгать комплексының агымдагы торышы, аерым алганда, коронавирус пандемиясе шартларында тармакка ярдәм итү турында фикер алыштылар. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү мәсьәләләре дә каралды.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.