Мәскәү татарларының этномәдәни проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы хуплаган
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясенең этномәдәни проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен грант бирелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан, 2020 елда тормышка ашырыла торган этномәдәни проектлар арасында Мәскәү татарлары автономиясе проектына грант бирелде. Ул Татарстан Хөкүмәте грантларын алу бәйгесе кысаларында тапшырыла. Грант «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен каралган», диелә бу хәбәрдә. Әлеге уенны Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлеге оештыра.