Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республика халкын Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә. «2020 елның 20 ноябрендә Татарстанда һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән бозлавык көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы ихтимал. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.