Мәгариф министрлыгында пандемия чорында мәктәпләрнең эшчәнлеге турында сөйләделәр
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус аркасында карантинга ябылган мәктәпләр саны 26га кимегән, бу илдәге барлык мәктәпләрнең 0,07 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының «Большая перемена РФ» Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза. 17 ноябрьдә 27 мәктәп карантинга киткән дип хәбәр ителгән иде. «Бары тик 12 төбәктәге 26 мәктәптә генә эпидемиологик вазгыятькә бәйле карантин чаралары саклана», — диелә хәбәрдә. Бу илдәге барлык мәктәпләрнең 0,07 проценты. Карантинга ябылган аерым класслар гомуми санның 0,56 процентны тәшкил итә, диелә министрлык хәбәрендә. 18 ноябрьгә алты мәктәп карантинга киткән, җиде мәктәптә карантин төгәлләнгән.