Галимова: Татарстан Президенты республиканың Конституция суды эшчәнлеген югары бәяли
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың ТР Конституция суды бетерелгәнче кирәкле бөтен эшне башкарып чыгу өчен вакыты бар. Республика җитәкчелеге әлеге суд органы тарафыннан башкарылган эшне югары бәяли. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«Карар кабул ителде. Безнең 2023 елга кадәр тиешле эшләрне башкару өчен вакытыбыз бар әле. Барысы да бер мизгелдә генә эшләнми. Президент Татарстанның Конституция суды эшчәнлеген югары бәяли». — диде Галимова.
Ул әлеге мәсьәлә буенча эш төркемендә республика вәкиле — Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның булуын да әйтте. Ул фикер алышулар вакытында төбәкнең позициясен яклаган.
Алдарак билгеле булганча, Россия парламентында законга үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Аның нигезендә 2023 елның 1 гыйнварына төбәкләрдәге Конституция һәм устав судлары эшен төгәлләячәк. Шул ук вакытта субъектлар җирле парламентлар каршында конституцион советлар оештыра алачак.