Татарстанда ведомстволар вәкилләре юридик мәсьәләләр буенча онлайн-консультация бирә
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә көн дәвамында республиканың барлык район-шәһәрләрендә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында төрле ведомство белгечләре тарафыннан халыкны кабул итү оештырылачак. Акцияне «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге белән берлектә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге үткәрә. Экспертлар составы зур, белгечләр һәр ярты сәгать саен алмашынып торачак. Казанда мөрәҗәгать итүчеләргә иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә консультация бирәчәкләр. Барлык консультацияләр дә читтән торып биреләчәк. Сорауларны 8-(843)-238-1000 номерына шалтыратып алдан бирергә була. Мөрәҗәгатьләрне «Минем депутат» 8-800-201-16-00 порталына, 8-987-205-00-63 WhatsApp номерына һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына язарга була.