Миңнеханов Роспотребнадзорга вузларда санитар нормалар үтәлешен күзәтергә кушты
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) югары уку йортларында коронавируска каршы санитар нормалар үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.
«ТР Президенты Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә югары уку йортларында саклык чараларына күзәтчелек итәргә һәм аларны катгый контрольдә тотарга йөкләмә бирде. Вузлар санитайзерлар белән тәэмин ителергә, ишек төбендә термометрия үткәрелергә тиеш. Әгәр температурасы югары булган яисә коронавирус симптомнары күзәтелгән берәр студент ачыкланса, аны һәм аның белән якыннан аралашкан кешеләрне изоляциягә җибәрергә, шул ук вакытта уку процессын туктатмаска кирәк», - дип искәртте Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, республика белем бирү йортларында балалар үзләрен имин хис итсен өчен тиешле барлык шартлар тудырылган, аларда коронавирус инфекциясенә каршы барлык чаралар һәм нормалар да үтәлә.
Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин элегрәк белдергәнчә, Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион белем бирү формасына күчерү күздә тотылмый.