Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «16 кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 50-60 яшь (11 кеше) һәм 70-80 яшь (9 кеше) аралыгында ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (37 очрак) әйдәп бара. Югары Ослан районында - дүрт, Әлмәт һәм Алабуга районнарында – өчәр очрак ачыкланган. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 489 очрагы теркәлгән, 8 318 кеше (шуларның 44е – узган тәүлектә) терелгән.