Казанның Совет районындагы яңа урам Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы яңа урам «Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк. Тиешле карар Документлар ёщм хокукый актлар ьыентыгында бастырылган. Ирек Миңнәхмәтов урамы «Дубай» кунакханә комплексы янында барлыкка киләчәк. Ирек Миңнәхмәтов бу елның 13 мартында 39 яшендә вафат булды . 2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. 2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була.