Әлмәт укучыларына юл һәлакәте китереп чыгара торган сәбәпләр турында сөйләделәр
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәтнең 2 нче лицеенда укучылар белән очрашу узды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Балаларга быелның 10 аенда Әлмәт районы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләделәр һәм аларның төрләренә, килеп чыгуына китергән сәбәпләргә игътибар юнәлттеләр. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелде, диелә хәбәрдә.