Алабугада компьютер томографиясенә керү урынында янкорма төзиләр
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга үзәк район хастаханәсенең компьютер томографиясе бүлмәсенә керү урынында янкорма төзергә планлаштыралар. Бу хакта район газетасы яза.
Компьютер томографиясен үтәргә теләүчеләрнең артуы һәм кешеләр арасында социаль дистанция саклауның мөһимлеген истә тотып, өстәмә пристрой төзүнең кирәклеге турында карар кабул ителде.
Район хастахнәсендә хәбәр итүләренчә, бина җылытылачак. Төзелеш эшләренең хәйриячесе — «Алабуга» икътисади зонасы.
Моннан тыш, икътисади зона стационарга махсус хезмәткәрләр өчен керә торган урынны да яңартачак. Монда ишек алыштырылачак, магнит йозак һәм пандус куелачак, диелә хәбәрдә.