Айдар Метшин социаль челтәрләрдә иң актив башлыкларның берсе буларак танылды
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләрне үстерү фонды социаль челтәрләрдә иң актив башлык өчен онлайн-тавыш бирү уздырды. 40 дәгъвачы арасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин да бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы икенче урын алды. Бу хакта 17 ноябрьдә, моношәһәрләрнең 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясаганда билгеле булды. Исегезгә төшерик, бер ел элек Түбән Кама мэры Инстаграмда үз сәхифәсен булдырды. Хәзерге вакытта Айдар Метшинның 12 мең язылучысы бар. Сәхифә — шәһәр башлыгының халык белән аралашуы өчен тагын бер чара. Түбән Кама халкы Айдар Метшин куйган яңалыкларны кызыксынып укый, үз фикерен дә язып калдыра.