Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Онлайн сессия, яки Вузлар өйдә укуга күчәме? - «Ватаным Татарстан» газетасы

0

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Февральгә кадәр килеп йөрисе булмаячак. Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның вузларны читтән торып укуга күчерү турындагы боерыгы чыкты. Дөрес, барысын да түгел. Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортлары онлайн укуга күчсә, төбәкләргә әлеге мәсьәләне Роспотребнадзор белән килештерергә тәкъдим ителә. Бездә студентлар өйдә укуга күчәрме? Әлеге карар тиктомалдан гына кабул ителмәгән, министрлыкка COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча мөрәҗәгатьләр күп килгән. Гомумән, үзебезнең студентлар арасында да тизрәк өйдә укый башлауны көтүчеләр аз түгел. Компьютер бар, интернет эшли, тагын ни кирәк? Андыйлар кеше күп булган урыннарда чир эләктерүдән курка. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә онлайн уку үзе бер җәфага тиң. Омск уку йортларының берсендә онлайн белем алучы Алексей болай укуның кыенлыклары турында төбәк башлыгына видеомөрәҗәгать яздырган. Өендә интернет тотмагач, егет, авыл читенә барып, 8 метрлы агач башына менәргә мәҗбүр. Шул рәвешле, мөгаллимнәргә үзенең дәресләрне сәбәпсез калдырмавын исбатларга тели. Бары агач башында гына мөгаллимнәр белән зум (zoom) аша аралашу мөмкинлеге бар икән. Көлсәң көл, еласаң ела инде. Узган атна ахырында Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында барлык кагыйдәләрнең катгый үтәлүен таләп итте. Бу хакта ректорлар белән аерым утырып сөйләшәчәкләр. Вузлар Мәскәүгә буйсынса да, анда безнең кешеләр эшли, безнең яшьләр белем ала. Ул-бу чыга калса, таякның авыр башы да үзебезнең башка төшәчәк. Вузларда онлайн уку башлануны көтәргәме? — 1 сентябрьдән Казан федераль университетында белем бирү процессы катнаш форматта бара. Чит илләрдән, илнең башка төбәкләреннән университетка килә алмаган, шулай ук хастаханәләрдә яткан студентлар дәресләргә онлайн керә ала. Моннан тыш, бүген студентлар гариза бирү тәртибендә мондый уку төренә күчәргә мөмкин. Тик моның өчен уку планнары мөмкинлек бирергә тиеш (мәсәлән, лабораторияләрдә белем бирү процессын тулысынча дистанцион форматта оештырып булмый). Уку елы башыннан кайбер институтларда уку төркемнәренең 40 проценты мондый мөмкинлектән файдаланган инде, — дип белдерделәр КФУның матбугат үзәгендә. — Институт директорларына һәм юридик факультет деканына, теге яки бу юнәлеш буенча әзерлек программаларын мөмкин булган дәрәҗәдә онлайн үткәрергә йөкләмәләр бирелде. Ахыргы карар Роспотребнадзор белән килешкәннән соң кабул ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу лаборатор дәресләргә һәм чыгарылыш квалификация эшләренә әзерләнүче югары курс студентларына кагылмый. Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында 65 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган, көмәнле укытучыларга дәресләрне онлайн рәвештә уздыру рөхсәт ителгән. Болай белем бирү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән хәбәр бар.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин поздравил москвичей с 1 Мая


Спорт в России и мире
Москва

Тренер "Динамо" Личка о самой дорогой покупке в Москве: я купил себе самокат


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в ⅛ финала турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Институт СТЭИ при поддержке Комитета общественных связей и молодежной политики города Москвы реализует проект "Вода Москвы"





Путин в России и мире
Москва

Собянин: к 2030 году на долю Москвы придется 35–40% туристов в России


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Набей им морду, покажи им, что ты настоящий белорус». Лукашенко о поездке спортсменов на Олимпиаду




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Продвижение Музыки. Раскрутка Музыки. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.



Москва

Астраханская область вошла в число лауреатов конкурса «Россия – футбольная страна»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net