Алабугада ОРВИ билгеләре булган кешеләрне Covid-госпитальдә кабул итә башладылар
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Алабугада кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручыларны кабул итә торган үзәк булдырылды. Ул бала тудыру бинасында урнашкан. Биредә шәһәр кешеләренә тулы диагностика үткәрәләр, дәвалау курсы билгелиләр, эшкә вакытлыча яраксызлык турында белешмә язалар. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Пациентларны Нефтьчеләр проспекты, 57нче йорт адресы буенча беренче катта кабул итәләр. Алабуга Үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлмәсендә бинага үзәк ишектән керергә кирәклеген әйттеләр. «Шәһәр поликлиникасында һәм аның филиалларында участок терапевтлары ОРВИ билгеләре булган пациентларны кабул итми», — дип ачыклык кертте медицина хезмәткәрләре.