Әлки районында 625 кеше битлек режимын бозган
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Әлки районында апрельдән алып шушы көнгә кадәр 625 кеше битлек режимын бозган. Ковидка каршы чараларны кабат үтәмәгән өчен 23 кешегә карата чаралар күрелгән. Бу турыда «Алькеевские вести» хәбәр итә. Чикләүләрне үтәмәгән өчен кисәтү ясала яки административ штраф салына. Судья ярдәмчесе Лилия Шафикова сүзләренчә, администартив җәза билгеләгәнче судья хокук бозу характерын, ул кешенең шәхесен һәм хәлатен, шулай ук хокук бозуга карата мөнәсәбәтен исәпкә ала. Эпидемия шартларында битлек кияргә, сициаль дистанция сакларга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш ителә.