Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта. 1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю фонында аның хәле тагын да начарланган. Вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән 1974 елгы ир-ат хроник авырулардан интеккән. Ике очракта да патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода. 17 ноябрьгә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән барлыгы 123 үлем очрагы теркәлде.