Беркайда да эшләмәүче ике егетне Казан мәчетләреннән иганә акчасын урлауда гаеплиләр
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Беркайда да эшләми торган ике кешене Казан мәчетләреннән иганә урлауда гаеплиләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Быел март аенда 20 яшьлек егет төнлә Яңа Савин районындагы мәчеткә дүрт тапкыр үтеп кергән һәм аннан ул 9 мең сумнан артык иганә акчасын урлаган.
Шуннан соң ул җинаятькә үзенең танышын җәлеп итәргә ниятләгән. Шул ук айда яшьләр Совет районы мәчетләренең берсенә керергә тырышкан, әмма сигнализация эшли башлагач, җинаятьчеләр качып котылган.
Моннан тыш, шәһәрнең башка ике мәчетеннән 2 мең сумнан артык акча урлаганнар.
Алар үз гаепләрен таныган, тик зыянны капламаганнар. Егетләрнең эше алга таба карап тикшерү өчен район судына җибәрелгән.